18 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Россия Герое Александр Лапин Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирде
Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча 3 көнлек тавыш бирүнең беренче көнендә Россия Герое Александр Лапин Татарстанның сайлау участогына килде.
-
Яңалыклар
Сайлауда тавыш биреп, алтынчы айфонны отучы билгеле булды
Татарстанда “Бөтен гаилә белән сайлауга” бәйгесендә Венера Гарипова алтынчы җиңүче булды.
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин КИУның Чистай филиалында Кытай теле аудиториясен ачуда катнашты
Бүген Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Чистай филиалында Петр Кафаров исемендәге Кытай теле аудиториясен ачу тантанасында катнашты.
-
Яңалыклар
Казанның бер сайлау участогына Кыш бабай килгән
Казанның бер сайлау участогында көтелмәгән хәл булган. Бер сайлаучы Кыш бабай киемендә тавыш бирергә килгән, дип язалар социаль челтәрләрдә.
-
Яңалыклар
Сайлауда катнашып, бишенче айфонны отучы билгеле булды
«Бөтен гаилә белән сайлауга» фотобәйгесенең бишенче җиңүчесе ачыкланды.
-
Яңалыклар
20 сентябрьдә ТНВда 14 сәгатьлек телемарафон узачак
20 сентябрьдә «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Бөтен гаилә белән сайлауга» марафоны узачак. Аның турында «Бердәм мәгълүмат үзәге»ндә узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Укытучы һәйкәле ачылу уңаеннан: «Без сезгә бик рәхмәтлебез!»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Укытучы һәйкәле ачу тантанасында катнашты. Бу турыда ул үзенең Макс каналында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Ләйлә Фазлыева: «Сайлауга гел улым белән барабыз»
Быел Татарстанда 40 мең тирәсе кеше тәүге мәртәбә тавыш бирәчәк. Бу Татарстанның Премьер-министры Ләйлә Фазлыева «Бердәм мәгълүмат үзәге»ндә узган матбугат очрашуында сөйләде.
-
Яңалыклар
Александр Терентьев: «Сайлау көннәре имтиханга тиң»
“Һәр сайлау циклы хакимият органнары өчен имтиханга тиң. Кешеләрнең сайлавы – хакимият эшчәнлегенә бәя бирү кебек ул. Безнең ил өчен сайлауны югары дәрәҗәдә, куркынычсыз итеп уздыру мөһим”, – дип белдерде Татарстан Иҗтимагый Палатасы рәисе Александр Терентьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистлар белән очрашуда.
-
Яңалыклар
Сәрия Сабурская: «Һәр мөрәҗәгать тә хәл ителәчәк!»
Сайлау участокларыннан файдалану мөмкинлеге белән һәр кеше тәэмин ителергә тиеш. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Сайлауда катнашып, дүртенче айфонны отучы билгеле булды
Татарстаннан Лилия Таҗиева дүртенче iPhone 17 иясе булды. Бүләк уйнату сайлауда тавыш бирүчеләр арасында үткәрелә.
-
Сәламәтлек
Санамасаң да, аза: тире яман шеше турында нәрсәләрне белеп торырга кирәк?
Ул – иң мәкерле авыруларның берсе, соңгы 30 ел эчендә дөньяда аның белән авыручылар саны 50 процентка арткан. Авыру хакында күпләр ул башланганда түгел, ә азгач кына беләләр. Сүзебез тире яман шеше – меланома турында.
-
Яңалыклар
Сайлау участогына 101 яшьлек ветеран килгән
Актаныш районы сайлау участогына 101 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, “Игелек үзәге” социаль хезмәтләрен алып килүче Тәфкил Вәли улы Вәлиев килгән.
-
Яңалыклар
Намибиядән Казанга 8 жираф алып кайттылар
Ил-76 самолеты белән Казанга Намибиядән 8 жираф алып кайттылар, дип яза “Татарстан-24” телеканалы.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов белән Илсур Метшин Казанда Укытучы һәйкәлен ачтылар
Бүген Казанда Укытучыга һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм педагогика хезмәт ветераннары катнашты. Һәйкәл яңа Укытучы йорты янындагы шул ук исемдәге скверда урнаштырылган.